Татарстанда яшәүчеләргә телефоннарына мөһим хәбәрләр киләчәк
ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга телефоннарына сүндерү һәм ябылулар турында мөһим мәгълүмат киләчәк. Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясендә электрон хезмәтләр һәм цифрлы икътисад үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнашты.